Барлык яңалыклар

Панкратион – нәрсә ул?

23 гыйнвардан соң аның нәрсә икәнлеген уфалылар яхшы белә.

Панкратион – нәрсә ул?
Панкратион – нәрсә ул?

23 гыйнварда “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – тормыш нормасы” төбәк проекты кысаларында Уфада традицион панкратион буенча Башкортстан чемпионаты узды. Панкратион – ул спорт көрәше.

Ярышларда Гафури, Салават, Кыйгы, Бөрҗән, Бәләбәй, Благовещенск, Туймазы, Дүртөйле, Белорецк, Кырмыскалы, Уфа, Яңавыл районнары һәм Уфа, Нефтекамск, Ишимбай, Стәрлетамак, Салават һәм Октябрьский шәһәрләреннән 200 спортчы катнашты. Гафури районыннан “Батыр” клубы әгъзалары күркәм нәтиҗәләргә иреште.

Ярыш йомгаклары буенча, Стәрлетамак шәһәренең «Батыр» клубы һәм Красноусольский авылының командасы җиңүгә иреште.

Көрәшчеләр Илүс Гафаров һәм Андрей Романов үз авырлыкларында җиңү яулап,  26-27 февральдә Мари Иле Республикасында узачак Идел буе федераль округы беренчелегенә юллама алдылар.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/210912

Панкратион – нәрсә ул?
Панкратион – нәрсә ул?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: