Барлык яңалыклар

Быел эшләр кызу бармакчы

Уфа курчак театрын модернизацияләү дә башлана.

Быел эшләр кызу бармакчы
Быел эшләр кызу бармакчы

Башкортстанның Стәрлебаш районында ике ФАП ачылуга әзерләнә. Яңа ФАПлар төзү “сәламәтлек саклау” гомумдәүләт  проекты кысаларында тормышка ашырыла. Әлеге масштаблы проект Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән.

Гомумдәүләт проектлары ярдәме белән быел 44 модульле ФАП, 85 автомобиль һәм сәламәтлек саклау системасы өчен мең берәмлек җиһазлар сатып алыначак. Уфа, Баймак, Кырмыскалы һәм Дуван районнарында дүрт хастаханә, шулай ук Мәчетле районында хастаханә, Уфаның  “Затон-көнчыгыш” микрорайонында мәктәп төзелеше башланачак. Моннан тыш, гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә Стәрлетамакта һәм Уфада гимназияләрне реконструкцияләү, балалар онкологиясе һәм гематология үзәген төзү дәвам итәчәк. Өстәвенә, Уфа курчак театрын модернизацияләү дә башлана.

 

Фото: turbina.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: