Барлык яңалыклар

Октябрьскийдә яңа МРТ

Заманча һәм сыйфатлы җиһаз кайсы хастаханәгә урнаштырылган? 

Октябрьскийдә яңа МРТ
Октябрьскийдә яңа МРТ

Октябрьский шәһәренең 1нче шәһәр хастаханәсендә югары класслы магнит-резонанс томографы монтажы төгәлләнде. Җиһаз «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты ярдәмендә алынды.

"Томограф "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Онкологик авырулар белән көрәш" программасы буенча кайтартылган. Магнит-резонанс томографиясе тәүге этапларда яман шеш авыруын ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу онколог, нейрохирург, уролог, хирург, гинеколог, гомумән,  барлык белгечләр өчен дә мөһим. Хәзер белгечләрне магнит-резонанс томографында эшләргә өйрәтү бара”,  – ди Октябрьский шәһәренең 1 нче санлы шәһәр хастаханәсе баш табибының  поликлиника эше бүлеге буенча урынбасары Ольга Турышева.

Яман шеш авырулары белән көрәш – "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының төп юнәлешләренең берсе. Проект онкодиспансерларны заманча җиһазлар белән җиһазландыруны һәм амбулатория онкология ярдәме үзәкләрен ачуны күздә тота.

Октябрьскийдә яңа МРТ
Октябрьскийдә яңа МРТ
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: