Барлык яңалыклар

Башкортстанда минималь хезмәт хакы күпме?

Башкортстан Хөкүмәте, республиканың Профсоюзлар федерациясе һәм Эш белән тәэмин итүчеләр союзы минималь хезмәт хакы турындагы килешүгә кул куйды.

Башкортстанда минималь хезмәт хакы күпме?
Башкортстанда минималь хезмәт хакы күпме?

Хәтерегезгә төшерәбез, “Демография” гомумдәүләт проекты тарафыннан куелган максатларның берсе – Русиядә 2024 елга хәерчелек дәрәҗәсен икеләтә киметү. Билгеле, моның өчен хезмәт хакларын күтәрү кирәк. Башкортстан Хөкүмәте, республиканың Профсоюзлар федерациясе һәм Эш белән тәэмин итүчеләр союзы, ниһаять, бу мәсьәләдә килешүгә иреште. Хәзер республикада минималь хезмәт хакы 14200 сумнан да ким булмаска тиеш. Бу суммага өстәмә вакытта яисә төнлә, ял яки бәйрәм көннәрендә эшләү, берничә вазыйфа башкару өчен түләүләр керми. Алар өчен аерым түләнергә тиеш.

Килешү 2022 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде һәм яңасына кул куелганчы дәвам итәчәк.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/209445

Башкортстанда минималь хезмәт хакы күпме?
Башкортстанда минималь хезмәт хакы күпме?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: