Барлык яңалыклар

Башкортстанга туризм артырмы?

Башкортстан туристик инфраструктура булдыруга 250 миллион сум акча алырга мөмкин.

Башкортстанга туризм артырмы?
Башкортстанга туризм артырмы?

Башкортстан “Туризм һем кунакчыллык индустриясе” дип аталган гомумдәүләт проектына актив керешергә әзерләнә. Илкүләм проектның бер өлеше – туристлар өчен уңайлы мохит булдыру. 2022 елдан федераль бюджеттан шәһәрләрнең туристлык үзәкләрен булдыру проектларына чыгымнар өлешчә капланачак.

– Федераль ярдәм чаралары ярдәмендә 2025 елга бердәм мәдәни-тарихи киңлек Русиянең 52 шәһәрендә төзеләчәк. Субсидия бирү өчен сайлап алу критерийларының берсе – 5 меңнән 2000 мең кешегә кадәр халкы булган һәм 100 гектарга кадәр туристларны җәлеп итү объектлары булган мәйданга ия булу, – диде Башкортстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Ринат Фәтхуллин.

Билгеле булуынча, гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин башлангычында тормышка ашырыла.

Фото: bash.news

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: