Барлык яңалыклар

Борайда – “Аңлатмалы сүзлек көне”

18 гыйнварда Борай үзәк китапханәсендә “Аңлатмалы сүзлек көне” үтте.

Борайда – “Аңлатмалы сүзлек көне”
Борайда – “Аңлатмалы сүзлек көне”

Чара “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылды. Аны Борай район үзәк китапханәсенең баш библиографы Элеонора Вәлиуллина алып барды. Китапханә залында “Аларда бөтен Галәм яши...” дип аталган аңлатмалы сүзлекләр күргәзмәсе оештырылган иде.

Аңлатмалы сүзлекләр үз тарихын 1751 елда Франциядә башлый. Анда 30 ел эчендә 35 томнан торган “Фән, сәнгать, хезмәтләр энциклопедиясе, яки аңлатмалы сүзлеге” дип аталган хезмәт нәшер ителә. Аны төзүдә Дени Дидро һәм Жан Лерон Д'аламбер үзәк роль уйный. Бу эштә Вольтер, Руссо, Монтескьё кебек күренекле мәгърифәтчеләр дә катнаша.

Бүген татар һәм башкорт теленең күләмле аңлатмалы сүзлекләре бар. 2021 елда Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 6 томлык “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” нәшер итү тәмамланды.

Чыганак: Башкортстанның Борай районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/207885

Борайда – “Аңлатмалы сүзлек көне”
Борайда – “Аңлатмалы сүзлек көне”
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: