Барлык яңалыклар

Быел Башкортстанга миллиардлар керәчәк

Быел Башкортстанга рекордлы сумма – 35 миллиард сум тирәсе акча керәчәк.

Быел Башкортстанга миллиардлар керәчәк
Быел Башкортстанга миллиардлар керәчәк

Быел Башкортстанда гомумдәүләт проектларны тормышка ашыруга рекордлы сумма – 35 миллиард сум тирәсе акча юнәлдереләчәк. Бу хакта үз аккаунтында социаль челтәрләрдә республика Хөкүмәте вице-премьеры Илшат Таҗетдинов хәбәр итте. Таҗетдинов ассызыклаганча, 2022 елда республикада гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

– Бу елларда максималь сумма каралган – якынча 35 миллиард сум. Аларның 27 миллиард сумнан артыгын федераль бюджет финанслый,– диде вице-премьер. – Бу проектлардан ни көтәргә? 44 модульле ФАП, 85 автомобиль һәм сәламәтлек саклау системасы өчен мең берәмлек җиһазлар сатып алыначак. Уфа, Баймак, Кырмыскалы һәм Дуван районнарында дүрт дәваханә, шулай ук Мәчетле районында хастаханәләр, Затонда мәктәп төзелеше башланачак.

Моннан тыш, гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә Стәрлетамакта һәм Уфада гимназияләрне реконструкцияләү, балалар онкологиясе һәм гематология үзәген төзү дәвам итәчәк. Өстәвенә, Уфа курчак театрын модернизацияләү башлана. Гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.

 

 

Фото: topbloger.livejournal.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: