Барлык яңалыклар

Борайда – баскетбол ярышлары

10 – 13 гыйнвар көннәрендә Башкортстанның Борай авылында Мәктәп баскетбол лигасы ярышларының финалы узды.

Борайда – баскетбол ярышлары
Борайда – баскетбол ярышлары

Чара “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында оештырылды. Бәйгедә Борай, Салават, Зианчура, Кушнаренко, Караидел, Миякә, Нуриман, Куергазы, Тәтешле, Бүздәк, Кыйгы, Кырмыскалы, Чишмә, Краснокама районнарыннан килгән яшүсмерләр командалары катнашты.

Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

I урынны Кырмыскалы районы командасы яулады;

II урын – Нуриман районы командасы;

III урын – Зианчура районы командасында.

Борай районы командасы, зианчураларга оттырып, IV урынны алды.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/206414; Башкортстанның Борай районы хакимияте.

 

Борайда – баскетбол ярышлары
Борайда – баскетбол ярышлары
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: