Барлык яңалыклар

Укучыларга миллионнар кызганыч түгел

Туймазы шәһәренең индустриаль көллияте 6 миллион сумлык җиһазларга ия булды.

Укучыларга миллионнар кызганыч түгел
Укучыларга миллионнар кызганыч түгел

Көллиятнең укыту-гамәли остаханәсендә 6 миллион сумлык аргон-дуга һәм ярымавтомат эретеп ябыштыру аппаратлары урнаштырдылар. Хәзер студентлар төрле металл белән эшли алачак. Мәсәлән, алюминий эретеп ябыштырырга өйрәнергә мөмкин. Заманча җиһазларда укып студентлар алдагы WorldSkills чемпионатларында катнашырга һәм җиңәргә өмет итә. Мондый җиһазлар белән өйрәнгән укучыларының хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтлелеге дә артыр дип көтелә.

Әлеге җиһазлар Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында алынган. Бу проект Русия мәгарифен глобаль конкуренциягә каршы торырга сәләтле белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән.

 


Фото: proural.info

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: