Барлык яңалыклар

Коворкинг-үзәк нәрсә ул?

Башкортстанның Илеш районы Югары Яркәй авылында яңа көнкүреш йорты ачылды.

Коворкинг-үзәк нәрсә ул?
Коворкинг-үзәк нәрсә ул?

Яңа ел алдыннан ачылган коворкинг-үзәк халыкка чәчтараш, тырнак сервисы күрсәтә, тегү эшләре, аяк киеме ремонтлау, ачкычлар әзерләү хезмәтләре башкара, химик чистарту белән шөгыльләнә. Шулай ук биредә зәркән остаханәсе эшли, сәгатьләр ремонтлана. Коворкинг-үзәктә көнкүреш техникасы, компьютерлар, кесә телефоннары ремонтлана, фотоателье, оператив полиграфия хезмәтләре башкарыла.

Көнкүреш коворкингын ачу идеясе «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында «Күпфункцияле үзәк» җәмгыяте тарафыннан гамәлгә ашырылган. Илеш районында аның нигезендә муниципаль проект  эшли.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/203980, Башкортстанның Илеш районы хакимияте.

Коворкинг-үзәк нәрсә ул?
Коворкинг-үзәк нәрсә ул?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: