Барлык яңалыклар

Клублар арта

Иҗат коллективлары саны арту белән, соңгы вакытта мәдәният йортына ихтыяҗ артты.

Клублар арта
Клублар арта

Башкортстанда яңа мәдәният йортлары барлыкка килә. Төзелеш һәм яңарту буенча барлык эшләр дә “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла. Иҗат коллективлары саны арту белән, соңгы вакытта мәдәният йортына ихтыяҗ артты.

Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сүзләренә караганда, гомумдәүләт проекты гамәлгә кергәч, 64 авыл клубын төзүгә ихтыяҗ булган. Ел саен хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү бара.

Мәсәлән, Иглин районының Олы-Теләк авылында клуб төзү эшләре бара. Аны 2022 елның июленә тәмамлау планлаштырыла. Контрактның башлангыч бәясе 150,35 миллион сум тәшкил итә.

 


Фото: gtrk.tv

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: