Барлык яңалыклар

Сәламәтлек сагында

Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы дәвам итә.

Сәламәтлек сагында
Сәламәтлек сагында

Шулар кысасында Аскын районында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. ФАП мәйданы 63 квадрат метр тәшкил итә. Бина вестибюльдән, көтү һәм кабул итү, дәвалау бүлмәләреннән, шулай ук дарулар саклау һәм хезмәткәрләр бүлмәсеннән тора.

Илеш районында узган ел гомуми бәясе 10 миллион сум булган өч модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. ФАПлар “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча ачылган.

Исегезгә төшерәбез, Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырылган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, 2019-2020 елларда Башкортстанда 139 яңа фельдшер-акушерлык пункты, дүрт авыл табиб амбулаториясе, 28 күчмә медицина комплексы ачылды, 73 ФАП ишекләрен ачты.

 


Фото: Фото: gtrk.tv

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: