Барлык яңалыклар

Бәләбәйдә йортлар төзелә

Приют поселогындагы биш катлы торак йорт "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проекты буенча төзелде.

Бәләбәйдә йортлар төзелә
Бәләбәйдә йортлар төзелә

Бәләбәй районының Приют поселогында гомуми мәйданы 3,8 мең кв.м. булган 11 йортта яшәүчеләрне яңа торакка күчерү планлаштырыла. Былтыр биредә "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проекты буенча  яңа күпфатирлы йорт төзелеше алып барылды. Мисалга, биш катлы торак йортны төзү 2020 елның ахырында башланган булган.  Июнь ахырында инженерлык челтәрләрен урнаштырганнар, фасад эшләре башлаганнанр. Түбәне июль ахырыннан соң монтажлаганнар.  Йортта 90 фатир каралган. Алар индивидуаль җылыту корамаллары белән җиһазландырыла, сантехника урнаштырыла.

"Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектының төп бурычларының берсе – шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру. Ил буенча бу  проект ел саен 120 млн кв. м торак файдалануга кертүне һәм ел саен 5 млн гаиләнең торак шартларын яхшыртуны күздә тота.

Бәләбәйдә йортлар төзелә
Бәләбәйдә йортлар төзелә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: