Барлык яңалыклар

Авыл хуҗалыгы уңышлы эшли

Башкортстанның агросәнәгать комплексы продукциясе экспорты 307 миллион доллардан артып киткән.

Авыл хуҗалыгы  уңышлы эшли
Авыл хуҗалыгы уңышлы эшли

Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә,  экспортның зур өлешен, ягъни  72,5 процентын, май продукциясе алып тора. Ул чит илгә якынча 223 млн долларлык күләмдә җибәрелгән. Калганнары – бөртеклеләр, шулай ук ит, сөт һәм башка продукция. «АПК продукциясен экспортлау структурасында республиканың эшкәртү сәнәгате товарлары өлеше елдан-ел арта", – ди Башкортстанның вице-премьеры – Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов. – Шунысын билгеләп үтү мөһим, республикада май продукциясе төбәк халкына кирәк булганнан алты тапкыр күбрәк җитештерелә».

"АКП продукциясен экспортлау» төбәк проекты Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә куелучы «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Авыл хуҗалыгы  уңышлы эшли
Авыл хуҗалыгы уңышлы эшли
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: