Барлык яңалыклар

Ярмәкәйлеләр булдыра!

Башкортстанның Ярмәкәй районындагы “Шават” авыл хуҗалыгы кооперативы җитештергән продукция көннән-көн зуррак популярлык яулый.

Ярмәкәйлеләр булдыра!
Ярмәкәйлеләр булдыра!

2019 елның маенда Ярмәкәй районы хакимиятендәге «Эшкуарлык сәгате» форматындагы киңәшмәдә «Шават» кооперативын төзү буенча инициатив төркем вәкиле Гөлназ Шәфигуллинаның проекты тикшерелә. Район җитәкчелеге аңа Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган конкурста катнашу өчен документлар әзерләргә ярдәм итә. Коллектив конкурс комиссиясе аша үтеп 3 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме алуга ирешә. Бу алга таба үсеш өчен зур этәргеч була. 2021 елда кооператив муниципаль программа кысаларында бинаны арендалау һәм коммуналь хезмәтләргә түләү чыгымнарын өлешләтә каплау өчен 439 мең сум күләмендә дәүләт субсидиясе алган. 11 яңа эш урыны булдырган.

"Шават" кооперативы күптөрле хезмәтләр күрсәтә. Предприятие суытылган һәм туңдырылган ярымфабрикатлар җитештерә, бөтен продукция тулысынча сертификацияләү үткән. “Шават” җитештергән продукция кооперативның үз сату нокталары аша да, сәүдә челтәрләренең кибетләрендә дә сатыла. Шулай ук кайнар ризыклар әзерләү өчен, Ярмәкәй районы мәктәпләрендә нәкъ “Шават” җитештергән ярымфабрикатларны кулланалар.         Гөлназ Шәфигуллина җитәкчелегендәге кооператив төрле дәрәҗәдә узган күргәзмәләрдә катнашып, күпсанлы бүләкләргә лаек булды.

Чыганак: Башкортстанның Ярмәкәй районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/203224

Ярмәкәйлеләр булдыра!
Ярмәкәйлеләр булдыра!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: