Барлык яңалыклар

Стәрлетамак районында юллар шәп булмакчы

2022 елда Стәрлетамак районында нинди юллар төзекләндереләчәге билгеле булды.

Стәрлетамак районында юллар шәп булмакчы
Стәрлетамак районында юллар шәп булмакчы

Башкортстанның Транспорт министрлыгы “Хәвефсез сыйфатлы юллар” дип аталган гомумдәүләт проектына кергән участоклар исемлеген раслады. Ведомстводан хәбәр итүләренчә, тикшерүләр нигезендә алты участок билгеләнгән. Алар: Бүреказган авылындагы Кыр урамы, Чапаев урамы, Загородный авылы, Елга урамы, Марьевка авылы, Первомайская урамы, Садовка авылы, Талач авылына керү урыны, Лесная урамы һәм Рощинский авылы. Әлеге объектлар буенча муниципаль контрактлар төзелгән дә инде. Барлык эшләр дә 2022 елның июлендә тәмамланырга тиеш.

Агымдагы елда Стерлетамак районында гомумдәүләт проекты буенча 20,5 километр юл төзекләндерелгән.

Гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.

 


Фото: Bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: