Барлык яңалыклар

Шәп чаңгычылар Яңавылда яши!

Алар Яңа елны хәмерле өстәл артында түгел, ә чаңгы юлында каршылый.

Шәп чаңгычылар Яңавылда яши!
Шәп чаңгычылар Яңавылда яши!

“Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның Яңавыл районында физик культура белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырыла, массакүләм спорт үсеш ала. Мәсәлән, 25 декабрьдә СССР спорт мастеры Илүс Дәүләтбаев призына җиденче Яңа ел ачык чаңгы ярышлары узды. Бәйгедә Яңавыл районы һәм Нефтекама шәһәре спортчылары катнашты. Яңа ел беренчелеген ачу тантанасын “Яшьләр сарае”ның иҗат коллективы оештырды. Катнашучыларны район хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов һәм чаңгы буенча СССРның спорт мастеры Илүс Дәүләтбаев сәламләде. Ярышлар 2, 3, 5 һәм 10 чакрымлык дистанцияләрдә узды, җиңүчеләр билгеләнде. Әнисә Хөсәенова һәм Эрнст Мәрдәмшин район чаңгычылары арасында абсолют җиңүче дип табылды. Күрсәткән ярдәме өчен Яңавыл шәһәре һәм районы башкортлары Корылтае башкарма комитеты җитәкчесе Рафаил Яхинга  оештыручылар аерым рәхмәт белдерә.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/201476

 

Шәп чаңгычылар Яңавылда яши!
Шәп чаңгычылар Яңавылда яши!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: