Барлык яңалыклар

Чакмагышта сырхаулар бетәрме?

400 миллион сум акча тотылган.

Чакмагышта сырхаулар бетәрме?
Чакмагышта сырхаулар бетәрме?

2022 елда Чакмагыш районы үзәгендәге яңа сырхауханә  ишекләрен ачачак. Республика Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре барышында әлеге медучреждениедә булды. “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча объектны төзүгә 400 миллион сум акча тотылган.

Республика Башлыгы табиб кабинетларын, операция блогын, рентгенология бүлеген карап чыкты. Монда шулай ук клиник-диагностик лаборатория, эндоскопия бүлеге, хатын-кызлар консультациясе, балалар бүлеге эшләячәк. Яңа бина янында газ казаны һәм трансформатор подстанциясе урнаштырылган.

Чакмагыштагы яңа сырхауханә өлкәннәргә дә, балаларга да хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән. Авыру һәм сәламәт пациентлар агымы бер сменада 250 кешене кабул итә алачак.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: