«Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында, Чакмагыш районы Иске Калмаш авыл үрнәк китапханәсендә “Курай уйнаган җирдә” дип аталган туган якны өйрәнү сәгате узды. Катнашучылар башкорт теленең бөеклеге, башкорт халкының килеп чыгышы, тарихы, гореф-гадәтләре һәм йолалары, шагыйрь-мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулла иҗаты турында күп яңа мәгълүмат алдылар. Очрашуда катнашучылар М.Акмулланың, З.Биишева, Р.Гарипов, М.Кәримов, Р.Бикбаевның башкорт теле һәм туган як турындагы шигырьләрен яттан сөйләделәр. Шигырьләр курай һәм кубыз моңы астында яңгырады. Чара ахырында балаларга "Башкортлар хакында" документаль фильмының фрагменты тәкъдим ителде.
– Укучылар республикабыз турында бик күп кызыклы яңалыклар белделәр, башкорт халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре, тел үзенчәлекләре белән таныштылар, – дип билгеләп үтте Чакмагыш районы китапханә системасы директоры Рәсимә Балягова.
Чара Чакмагыш районында яшәүче башкорт кардәшләребез күңелендә бары тик якты хисләр генә калдыргандыр дип ышанабыз.
Чыганак: Башкортстанның Чакмагыш районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/200328