Барлык яңалыклар

Башкортстан – май төбәге

Башкортстанның авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты 307 миллион доллардан артып китте.

Башкортстан – май төбәге
Башкортстан – май төбәге

Соңгы мәгълүматларга караганда, Башкортстанның агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау 307 миллион  доллардан артып киткән. Бу күрсәткеч 2021 елга максатчан индикатордан 140 миллион долларга артыграк, дип хәбәр итә төбәк авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте. Агросәнәгать комплексы экспорты структурасында күләмнең зур өлешен, ягъни 72,5 процентын май продукциясе алып тора. Аны чит илгә 223 миллион долларлык озатканнар. Калганы – бөртеклеләр, шулай ук ит, сөт һәм агросәнәгать комплексының башка продукциясе.

– Республикадан агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау структурасында эшкәртү сәнәгате товарларының өлеше елдан-ел арта бара, – дип белдерде Башкортстанның вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Шуны билгеләп үтәргә кирәк, республикада май продукциясе төбәк халкына кирәк булганга караганда алты тапкыр күбрәк җитештерелә.

Авыл хуҗалыгына ярдәм Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән гомумдәүләт проектлары кысасында күрсәтелә.

 

Фото: bayram.market

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: