Барлык яңалыклар

Илешлеләр сәламәт булачак

Илештә 10 миллион сумлык...

Илешлеләр сәламәт булачак
Илешлеләр сәламәт булачак

Илеш районында быел гомуми бәясе 10 миллион сум булган өч модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. ФАПлар “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча ачылган.

– Фельдшер-акушерлык пунктлары Медведево, Марино һәм Югары Юлдаш авылларында төзекләндерелде. Барлык ФАПлар да кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен җиһазларның һәм медикаментларның тулы комплекты белән җиһазландырылган. Аларда кирәкле медицина ярдәме алу һәм персоналның эшләү өчен уңайлы шартлар тудырылган”, – дип белдерде районның үзәк хастаханәсе баш табибы Рәзидә Гатауллина.

Исегезгә төшерәбез, Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырылган  “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, 2019-2020 елларда Башкортстанда 139 яңа фельдшер-акушерлык пункты, дүрт авыл табиб амбулаториясе, 28 күчмә медицина комплексы ачылды. Быел 73 ФАП ишекләрен ачты.

 

“Башинформ” фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: