“Демография” гомумдәүләт проектының өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү программасын гамәлгә ашыру максатларында Башкортстан Республикасының Краснокама районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина оешмаларына китерү өчен мобиль бригада оештырылды.
Краснокама үзәк район хастаханәсендә бу эш өчен җаваплы затлар билгеләнде. Бу кешеләр 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны теркәп барырга, алар арасында төрле авыруларны ачыкларга тиеш.
Әлеге мәсьәләләр буенча халык белән даими рәвештә мәгълүмати-аңлату эшләре алып барыла, телефон элемтәсе, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре стендларында, массакүләм мәгълүмат чараларында кирәкле мәгълүмат урнаштырыла.
Хастаханәнең баш табибы урынбасары Гөлнара Гобәйдуллина әйтүенчә, бүгенгә мобиль бригада ярдәме белән медицина ярдәме алу өчен 121 өлкән яшьтәге пациент китерелгән.
Чыганак: Башкортстанның Краснокама районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/196225