Сәнгать мәктәбе яңартылды

Ул 38 миллион 923 мең сумга төште.

Добавить в предпочтительные источники Google
Сәнгать мәктәбе яңартылдыСәнгать мәктәбе яңартылды
Сәнгать мәктәбе яңартылды

Башкортстанда яңартылган сәнгать мәктәбе ачылды. Сүз  Бәләбәй районының Приютово бистәсендәге яңартылган сәнгать мәктәбе турында бара. Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Ул Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” гомумдәүләт   проекты ярдәмендә тормышка ашырылды. Приютово бистәсенең 2нче санлы балалар сәнгать мәктәбе Бәләбәй районында заманча уку йортына әйләнде. Мәктәп бинасын яңарту һәм капиталь төзекләндерү өчен федераль, республика һәм җирле бюджетлар акчаларыннан 38 миллион 923 мең сум күләмендә финанслау бүлеп бирелде.

 
БР Мәдәният министрлыгының  матбугат хезмәте фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас