Пенсионерлар шәп йөзә!

Башкортстанның Краснокама районында өлкән яшьтәгеләр арасында йөзү буенча ярышлар үтте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Пенсионерлар шәп йөзә!Пенсионерлар шәп йөзә!
Пенсионерлар шәп йөзә!

Чара “Демография” гомумдәүләт проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында оештырылды һәм 14 декабрьдә район үзәге булган Николо-Березовка авылының “Прикамье” физкультура-сәламәтлек комплексында узды. Быел Башкортстанда узучы Сәламәтлек һәм актив озын гомер елына багышланган йөзү ярышларында өлкәннәр аерым-аерым да, төрле авыл командаларына берләшеп тә катнашты. Хатын-кызлар арасында беренче урынны Арлан авылыннан Марина Кузьмина яулады; икенче урынга – Николо-Березовкадан Альфира Армянинова, өченчесенә – Саузбаштан Альфира Хузина лаек булды.

Ир-атлар арасында беренче урынны Арлан авылыннан Евгений Иванов кулыннан ычкындырмады. Икенче урынга – Шушнурдан Артур Разетдинов, өченчесенә – Николо-Брезовкадан Андрей Шляев лаек булды.

Командалар арасында җиңүче дип Николо-Березовкалылар танылды; икенче урынны – Арлан, өченчесен – Куян авыл командалары яулады. Ярышлар һәммәсенә дә яшьлек дәрте, җегәр бүләк итте.

Чыганак: Башкортстанның Краснокама районы хакимияте; https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/194806

Пенсионерлар шәп йөзә!
Пенсионерлар шәп йөзә!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас