Барлык яңалыклар

Иң оста һөнәрчеләр – ташчылар, тиречеләр

“Башкортстан һөнәрчесе” дигән телетамаша узды.

Иң оста һөнәрчеләр – ташчылар, тиречеләр
Иң оста һөнәрчеләр – ташчылар, тиречеләр

Анда иң оста һөнәрчеләр булып Сибайдан таш кисүче Дмитрий Семенцов, Авыргазы районыннан  керамист Зәки Нагаев һәм Бишбүләктән тирече Александр Колпаков танылды.

– Конкурс халык-сәнгать һөнәрләре һәм һөнәрчелек эшчәнлеге өлкәсендә эшкуарлыкны популярлаштыруга һәм алга җибәрүгә юнәлтелгән. Катнашучылар өчен – ул үзләре турында белгертү һәм үз эше турында сөйләү өчен бик яхшы мөмкинлек. Без осталарыбызга бизнеска дәүләт ярдәме чараларының тулы спектрын бирәбез, шул исәптән күргәзмәләрдә, мәгариф программаларында түләүсез катнашу мөмкинлеген дә. Хәзер бу исемлек телепроект белән тулыландырылган, – диде Башкортстан Республикасының Дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов.

Финалны төшерү мәйданчыгы Башкортстанның Милли музеенда оештырылды. Тапшыру эфирга  Яңа ел бәйрәмнәрендә чыгачак.

Әлеге чаралар Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән гомумдәүләт проектлары кысасында тормышка ашырыла.

 

Фото: Bashinform.ru

Иң оста һөнәрчеләр – ташчылар, тиречеләр
Иң оста һөнәрчеләр – ташчылар, тиречеләр
Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: