Барлык яңалыклар

Хәния ФӘРХИ – Тәтешле музеенда!

Халкыбызның данлыклы җырчысы Хәния Фәрхи турындагы истәлекләрне якташлары кадерләп саклый.

Хәния ФӘРХИ – Тәтешле музеенда!
Хәния ФӘРХИ – Тәтешле музеенда!

«Мәдәни мохит» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, Башкортстанның Тәтешле район тарих-туган якны өйрәнү музеена килүчеләр саны көннән-көн арта бара. 4 декабрьдә танылган якташыбыз Хәния Фәрхинең тормыш һәм иҗатына багышланган экспозиция-күргәзмә залында Уфа килгән кунаклар – Рушания Гафурова, Ангелина Девятерикова, «Мәхәббәт» кризис үзәге мөдире Венера Гафарова, Караидел һәм Балтач районнарының гаилә хезмәтләре җитәкчеләре булды.

– Хәния Фәрхи музеена килү онытылмас тәэсир калдырды. Кунаклар җырчының җырчының иҗат тормышына чумдылар, аңа карата ниндидер рухи якынлык тойдылар. Хәния Фәрхи иҗаты һәрчак безнең белән кала, аның җырларын яратып тыңлыйбыз һәм сокланабыз, – дип билгеләп үтте Балтач һәм Караидел районнарыннан килгән кунаклар.

Венера Гафарова әйтүенчә, биредә аның яраткан җырчысы Хәния Фәрхинең истәлеген мәңгеләштерү буенча титаник эш башкарылган.

– Яраткан җырчымның юклыгын мин әле дә бик авыр кичерәм, – дип билгеләде ул.

Чыганак: Башкортстанның Тәтешле районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/192771

Хәния ФӘРХИ – Тәтешле музеенда!
Хәния ФӘРХИ – Тәтешле музеенда!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: