Барлык яңалыклар

Гаилә белән – кинога!

Моңа кадәр район халкына премьера фильмнарын карау өчен күрше  шәһәрләргә 100 километр юл үтәргә туры килгән.

Гаилә белән – кинога!
Гаилә белән – кинога!

Башкортстанның Хәйбулла районында заманча кинозал ачылды. Ул И. Тасимов исемендәге Акъяр тау көллиятенең актлар залында урнашкан, сыйдырышлыгы – 50 урын. Моңа кадәр район халкына, премьера фильмнарын карау өчен, күрше Сибай, Гай һәм Орск шәһәрләренә 100 километр юл үтәргә туры килде. Яңа кинозал Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысасында тормышка ашырылды.

Кино фонды, Русиянең Мәдәният министрлыгы ярдәмендә заманча кино җиһазлары: 2D һәм 3D эффектлы экран, лазерлы проектлау җиһазлары, тавыш системасы, уңайлы утыргычлар сатып алынды.

Хәзер бу заманча кинозалда тамашачылар илебез һәм чит ил кинематографының иң яхшы фильмнарын яхшы сыйфатта гына карап калмыйча, бөтен гаилә белән ял итүне дә кызыклы итеп үткәрә алачак.

 


Фото: Bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: