Барлык яңалыклар

Җитештерүчәнлеккә уку

Башкортстан “Хезмәт җитештерүчәнлеге” дип аталган гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләр хезмәткәрләрен укыту планын ике тапкыр арттырып үтәгән.

Җитештерүчәнлеккә уку
Җитештерүчәнлеккә уку

Башкортстан “Хезмәт җитештерүчәнлеге” дип аталган гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләр хезмәткәрләрен укыту планын ике тапкыр арттырып үтәгән. Бу хакта төбәк республика Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Аерым алганда, ике меңнән артык хезмәткәр “Сакчыл җитештерү” дип аталган проект кысасында укытылган. Бу федераль үзәк тарафыннан расланган планнан 1,9 тапкыр күбрәк. Бу хакта республиканың икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов хәбәр итте.

“Республика билгеләнгән планнарны башка күрсәткечләр буенча да тотрыклы рәвештә арттырып үти. Мәсәлән, “Хезмәт җитештерүчәнлеге” проектына 2021 елга 90 предприятие җәлеп ителгән”, – дип хәбәр итте Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.

Әлеге гомумдәүләт проекты Русия Преиденты Владимир Путин башлангычында тормышка ашырыла.

 


Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: