Барлык яңалыклар

Кая укырга керергә?

Уфа дәүләт нефть-техник университетының Октябрьский филиалында бу сорауга җавапны яхшы беләләр

Кая укырга керергә?
Кая укырга керергә?

Кая укырга керергә? Күңелеңә яткан һөнәр алу һәм эш табу өчен, нинди фәннәр буенча БДИ тапшырырга, соңыннан нинди вузда белем алырга соң? “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында бу сорауларга Уфа дәүләт нефть-техник университетының Октябрьский филиалы хезмәткәрләре җавап бирде. Чара “Альтернатива” бизнес-мәктәбе” автоном оешмасы тарафыннан оештырылган “Вакансияләр ярминкәсе” вакытында үтте.

2021 елның 15 ноябреннән 27 ноябренә кадәр узган һөнәри тренингларда Туймазы, Шаран, Бакалы, Бүздәк районнарының VII - XI сыйныф укучылары катнашты. Алар филиал эшчәнлеге белән танышты, биредәге юнәлешләр, укырга керү шартлары, эшкә урнашу перспективалары һәм нефтьче һөнәренең өстенлекле яклары турында мәгълүмат алды.

Чыганак: Башкортстанның Октябрьский шәһәре хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/188368

Кая укырга керергә?
Кая укырга керергә?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: