Барлык яңалыклар

Баймакта ике ФАП

Башкортстан Республикасының Колчура һәм Басай авылларында модульле ике фельдшер-акушерлык пункты сафка баскан.

Баймакта ике ФАП
Баймакта ике ФАП

ФАПлар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программалары буенча республикага бүлеп бирелгән акчага башкарылды.

Колчура авылында ФАП – 400, ә Басайда  200дән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Ике пунктны да тулы җиһаз һәм медикаментлар комплекты белән җиһазландырачаклар, алар ярдәмендә фельдшер теләсә кайсы авылга ярдәм күрсәтә алачак. Объектлар янында автотукталыш һәм биналарга илтә торган юл да җиһазландырыла. ФАПлар төзелешенә федераль бюджет 6,5 млн сум акча юллаган.

Беренчел медицина-санитария ярдәме системасын үстерү  – "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының төп юнәлешләренең берсе. Ул фельдшер-акушерлык пунктларын һәм мобиль медицина комплексларын төзүне, шулай ук ел саен профилактик медицина тикшерүләрен оештыруны күздә тота. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.

Чыганак: https://health.bashkortostan.ru/presscenter/news/413190/

Баймакта ике ФАП
Баймакта ике ФАП
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: