Барлык яңалыклар

Упканкүлдә – бәлеш бәйрәме

Башкортстанның Аскын районы Упканкүл авылында татар халкының милли ризыгын пешерә беләләр.

Упканкүлдә – бәлеш бәйрәме
Упканкүлдә – бәлеш бәйрәме

“Бәлеш бәйрәме” “Демография” гомумдәүләт проектының “Аек авыл – 2021” республика конкурсы кысаларында оештырылып, 29 ноябрьдә бөтен авылны шатландырды. Чарада авылның уңган хуҗабикәләре бәлеш пешерү серләре белән уртаклаштылар. Кайбер рецептлар буыннан-буынга тапшырылып килә икән.  Тәмле бәлеш исләренә концерт номерлары кушылып, тамашачыларга яхшы кәеф һәм шатлык өстәде.  Чара барышында Аскын үзәк хастаханәсе табибы Гөлнара Насретдинова алкогольнең зыяны һәм сәламәт яшәү рәвешенең файдасы турында сөйләде. Халык «Аек авыл»  проектын хуплап, барлык чараларда да актив катнаша.

Бәйрәмдә хуҗабикәләр үз осталыклары белән уртаклашты. Тамашачылар игътибарына кулдан бәйләнгән чүәк һәм тастымаллар, кием-салым, декоратив иҗатның башка төрләре күрсәтелде. Алар бер-берсенә охшамаган, һәркайсы кабатланмас. Күргәзмәдә катнашучыларның осталыклары сокландыра. Остабикәләр рәхәтләнеп үз эшләнмәләре турында сөйләделәр, тәҗрибә уртаклаштылар.  

Бәйрәмне автоһәвәскәрләр дәвам итеп, 20 машина катнашлыгында авыл буенча автойөреш уздырдылар. Автомобильләре аек яшәү рәвешенә чакыручы флаглар, плакатлар белән бизәлгән иде.

Чыганак: Башкортстанның Аскын районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/186366

Упканкүлдә – бәлеш бәйрәме
Упканкүлдә – бәлеш бәйрәме
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: