Барлык яңалыклар

Ашыгыч ярдәм күрсәтү максатыннан

Башкортстанга 23 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле һәм медицина персоналын йөртү өчен 77 җиңел машина кайтарылган.

Ашыгыч ярдәм күрсәтү максатыннан
Ашыгыч ярдәм күрсәтү максатыннан

Агымдагы 2021 ел башыннан сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча Башкортстанга 23 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле һәм медицина персоналын йөртү өчен 77 җиңел машина кайтарылган. Бу хакта Республиканың  Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Шундый автомобильләрнең берсе шушы көннәрдә Акъяр үзәк хастаханәсенә тапшырылган.

– Машина табибларга һәм пациентларга санитар транспорт сыйфатында хезмәт итәчәк,  пациентларны медицина оешмаларына, медицина хезмәткәрләрен пациентларның яшәү урынына кадәр китереп җиткерү, шулай ук дару препаратларын алып бару һәм тикшеренүләр өчен биологик материалларны ташу өчен, – дип хәбәр итә Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы. Беренчел медик-санитар ярдәм системасын үстерү — “Сәламәтлек саклау” дип аталган гомумдәүләт  проектының төп юнәлешләренең берсе. Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән эшләнгән илкүләм проектлар 2019 елда старт алган иде.

 

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: