Барлык яңалыклар

Юллар яхшы булсын

Краснокама һәм Калтасы районнарында гомуми озынлыгы 15 км булган Дүртөйле – Нефтекама юлы участогы ремонтланган.

Юллар яхшы булсын
Юллар яхшы булсын

Ул “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты ярдәмендә финансланган.

«Ремонт сыйфатына аерым игътибар бирелә: гомумдәүләт проект объектларында эшләр башкаруга күп баскычлы контроль оештырылган, аны башта подряд оешмалары үзләре уздыра, аннары – заказчы, ә аның артыннан Федераль юл агентлыгы белгечләре», – дип билгеләгән Башкортстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

"Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проекты Русия юлларын уңайлы һәм хәвефсез итәргә тиеш. Илкүләм проектның төп максаты – юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар санын 2030 елга – 3,5 тапкырга, 100 мең кешегә дүрт һәлак булучыга кадәр киметү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә куелган илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.

Чыганак: https://xn--80aapampemcchfmo7a3c9ehj.xn--p1ai/news/v-bashkirii-zavershilsya-remont-uchastka-dorogi-dyurtyuli-neftekamsk.

Юллар яхшы булсын
Юллар яхшы булсын
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: