Барлык яңалыклар

"Тулпар" авылларга чыга

Дәүләкән районының Ивановка авылында күчмә "Тулпар" стоматология комплексы булып киткән. Уфаның 3нче санлы стоматология поликлиникасы табиблары илледән артык укучыны кабул иткән.

"Тулпар" авылларга чыга
"Тулпар" авылларга чыга

Күчмә медицина ярдәме Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектлары кысаларында оештырыла.

Уфаның 3нче санлы стоматология поликлиникасы стоматологлары бригадасы Дәүләкән районына чыккан. Бу көнне табиб-стоматологларга Ивановка, Ленин, Романовка авылларыннан 50дән артык яшь пациент мөрәҗәгать иткән. Табиблар шулай ук балалар өчен сәламәтлек дәресләре уздырган: авыз куышлыгын гигиенасына өйрәткәннәр, тешләрне дөрес карарга кирәклеген сөйләгән. Нәни пациентларның әти-әниләре белгечләргә: бригадир Наталья Абдуллина, табиб-стоматолог Татьяна Луценко, Александр Багурина, шәфкать туташы Динә Миндигуловага рәхмәт сүзләрен җиткергән.

Бригаданың килүе – яшәгән җиреңдә югары квалификацияле стоматологик ярдәм алу өчен менә дигән мөмкинлек. Дәүләкән үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Салаватов мәгълүматы буенча, табиблар районга 2022 елда да килер дип көтелә.

https://davlekanovo.bashkortostan.ru/presscenter/news/411800/

"Тулпар" авылларга чыга
"Тулпар" авылларга чыга
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: