Барлык яңалыклар

Төсләр... дәвалый

Төсләрнең төрле авыруларны дәвалау көченә ия булуы турында белә идегезме әле? Мин – юк. Ә Чакмагышта бу хакта хәтта балалар да белә булып чыкты.

Төсләр... дәвалый
Төсләр... дәвалый

Эш шунда: Чакмагыш балалар үрнәк китапханәсендә сенсор-библиотерапия бүлмәсе бар. “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында биредә төсләр белән дәвалау дәресе үтте. Китапханә хезмәткәрләре сәламәтлекләре чикләнгән балаларга төсләрнең кеше организмына тәэсире турында сөйләделәр.  Шунда ук кечкенәләргә тәнгә һәм җанга сихәт бирүче релакс-уеннарда катнашу мөмкинлеге бирелде. “Төсле минутлар”, “Төсле дөнья”, “Урманда кемнәр яши?” кебек уеннар классик музыка астында барды. Балалар шулай ук М. Дружининаның “Бөтен җирдә чагу төсләр” һәм С. Войтюкның “Төсле яңгыр” шигырьләрен тыңладылар.  

– Төсләр тормышыбызны баета, аны яктырта, кәефебезне күтәрә. Мондый релакс-дәресләр балаларга агрессияне җиңәргә, сәбәпсез хәвеф хисен бетерергә ярдәм итә. Алар шулай ук игътибарлылыкны, кул һәм бармак хәрәкәтләнүен, логик фикерләүне үстерә, эмоциональ халәткә уңай тәэсир ясый, – дип билгеләде әйдәүче китапханәче Эльза Ямалетдинова.

Чыганак: Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/184300

Төсләр... дәвалый
Төсләр... дәвалый
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: