Барлык яңалыклар

Благоварда яңа кинозал

Языково мәдәният йортында заманча «Йолдызлы» кинозалы ачылды.

Благоварда яңа кинозал
Благоварда яңа кинозал

Благовар районы 500 мең кешегә кадәр халкы булган торак пунктларда кинозалларга ярдәм итү буенча Кино фонды конкурсында җиңгән һәм яңа заманча кинозалны төзекләндерү буенча Федераль проектка кергән.

Район “Мәдәният” илкүләм проектының “Мәдәни мохит” федераль проекты кысаларында РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә яңа заманча киноҗиһазлар сатып алуга грант откан. Бүлеп бирелгән акчаларга күп каналлы тавыш системасы, көчле проектор, экран, сервер, фильмнар күрсәтү һәм билетлар сату өчен башка кирәкле җиһазлар сатып алганнар.

Кичә кинозал беренче тамашачыларны кабул итте. Беренче кинофильмны күрсәтү хокукы Благовар районы администрациясе башлыгы Марат Йосыповка бирелде. Шуннан соң барлык теләүчеләр Айнур Аскаровның "Ел гаиләсе" фильмын бушлай карый алды.

Чыганак: Башинформ.

Благоварда яңа кинозал
Благоварда яңа кинозал
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: