Барлык яңалыклар

Бишкурайлылар аек һәм сәламәт яши

Башкортстанның Туймазы районы Бишкурай авылында яшәүчеләр чаңгы һәм скандинав йөрешен аеруча үз итә.

Бишкурайлылар аек һәм сәламәт яши
Бишкурайлылар аек һәм сәламәт яши

«Демография» гомумдәүләт проектының «Аек авыл – 2021» республика проекты кысаларында Туймазы районы Бишкурай авылында “Сәламәт тормыш рәвеше – озын гомергә юл ул” дип аталган чара узды. Ул быел Башкортстанда уздырылучы “Сәламәтлек һәм актив озын гомер” елына багышланды. Авыл кешеләре сәгать ярым саф һавада йөреп, шул вакыт эчендә биш чакрым ара үттеләр. Чаңгыда һәм җәяү йөрү чыннан да яхшы кәеф, яшәү дәрте һәм озын гомер бүләк итә.

Күпләр саф һавада йөргәннән соң үзләрен күпкә яхшырак хис итә башлавы, кәефләре күтәрелүе турында әйтәләр. Скандинав йөреше – йөрәк һәм кан тамырлары өчен менә дигән күнегү ул. Аның тагын бер отышлы ягы –  фикердәшләр белән аралашу мөмкинлеге. Саф һавада яхшы компаниядә йөрү депрессияләрне, стрессларны бетерә.

“Спорт белән шөгыльләнгәндә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барганда гына озак яшәп була”, – дип сөйләде авылы активисты Сәлимә Әхмәтҗанова.

Чыганак: Башкортстанның Туймазы районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/183245

Бишкурайлылар аек һәм сәламәт яши
Бишкурайлылар аек һәм сәламәт яши
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: