Барлык яңалыклар

Төп игътибар – сәламәтлек саклауга

Башкортстанда алдагы  елда 44 фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырыла.

Төп игътибар – сәламәтлек саклауга
Төп игътибар – сәламәтлек саклауга

Башкортстанда алдагы  елда 44 фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырыла. Бу хакта региональ сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Ведомствода ассызыклауларынча, беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү Русия Президенты кушуы буенча эшләнгән  “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт  проектының төп юнәлеше булып тора. Ул фельдшер-акушерлык пунктлары һәм мобиль медицина комплекслары төзүне, шулай ук ел саен профилактик медицина тикшерүләрен оештыруны күздә тота.

Быел ел ахырына кадәр республиканың Дүртөйле районында гына да өч модульле фельдшер-акушерлык пункты барлыкка киләчәк.

 

Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: