Барлык яңалыклар

Һөнәрчеләргә ярдәмгә

Башкортстанда «Яңа һөнәрче» дигән беренче бушлай онлайн-акселератор оештырылды. Ә  фотода – Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенең "Милли бизәк" проекты кысаларында эшләнгән матур мендәрчекләр.

Һөнәрчеләргә ярдәмгә
Һөнәрчеләргә ярдәмгә

Проект «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм» гомумдәүләт проекты буенча эшли башлады. Бу хакта Башкортстан Республикасының Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

«Яңа һөнәрче» онлайн-акселераторы – үз куллары белән уникаль әйберләр һәм сувенирлар ясаучылар, һөнәрче эшкуарлар һәм hand-made-осталар, рәссамнар һәм һөнәрчелек мануфактуралары өчен өйрәтү проекты.

«Акселерация нәтиҗәләре буенча һөнәрчеләр бизнес-остазлардан белем алачак. Иң активлары  тәҗрибәле бизнес-трекерлар белән үз проектларын ачачак, үз бизнеслары өчен илһам  чыганаклары табачак, монетизациянең яңа ысулларын сынап караячак, башка катнашучылар белән коллаборация төзи алачак", – ди Халык-сәнгать кәсепләре һәм һөнәрчелек эшчәнлеге үзәге җитәкчесе Татьяна Сайгина.

«Кече һәм урта эшкуарлек һәм шәхси эшкуарлек инициативасына ярдәм» илкүләм проектының максаты – үсешнең барлык этапларында (старт идеясеннән алып киңәйтүгә һәм экспортка чыгуга кадәр) бизнеска ярдәм итү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.

Чыганак: https://xn--80aapampemcchfmo7a3c9ehj.xn--p1ai/news/v-bashkirii-zapustili-pervyy-akselerator-dlya-masterov-remeslennikov

Һөнәрчеләргә ярдәмгә
Һөнәрчеләргә ярдәмгә
Һөнәрчеләргә ярдәмгә
Һөнәрчеләргә ярдәмгә
Һөнәрчеләргә ярдәмгә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: