Барлык яңалыклар

Кисәк-Каенда – “Сәламәтлек көне”!

Яңавыл районы Кисәк-Каен авылында яшәүчеләр спорт белән яратып шөгыльләнә.

Кисәк-Каенда – “Сәламәтлек көне”!
Кисәк-Каенда – “Сәламәтлек көне”!

«Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт – тормыш нормасы» төбәк проекты кысаларында Яңавыл районында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы чаралары гамәлгә ашырыла.  Халыкның физик әзерлек дәрәҗәсен ачыклау өчен төрле нормативлар буенча тикшерү тестлары үткәрелә.  Шушы максаттан Яңавыл районының Кисәк-Каен авылында «Сәламәтлек көне» оештырылды. «Спорт шәһәре» проекты җитәкчеләре Илдар һәм Ленар Йосыповлардан дөрес туклану буенча дәрес һәм фитнесс-күнекмә үткәрде, спорт мастерлыгына кандидат Роберт Нәбиуллин  бильярд буенча осталык дәресе оештырды. Шунда ук өлкән сыйныф укучылары белән теннис уены узды. Авыл халкы ГТО нормативларын тапшырып, үзләренең физик сәламәтлекләрен ачыкладылар. Волейбол командаларының очрашуы аеруча кызу һәм мавыктыргыч үтте, анда беренче урынны – Кисәк-Каен авылы, икенче урынны – Карман авылы командалары, өченче урынны – Яңавыл районы хакимиятенең яшьләр белән эшләү бүлеге һәм яшьләр советы әгъзалары яулады. Чараны мавыктыргыч һәм файдалы итеп оештырганнары өчен катнашучылар Кисәк-Каен авылы хакимияте хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен юллады.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/181053

Кисәк-Каенда – “Сәламәтлек көне”!
Кисәк-Каенда – “Сәламәтлек көне”!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: