Барлык яңалыклар

Хәйбулла – сәламәт була

Һәр модульле ФАПның бәясе –3,2 миллион сум.

Хәйбулла – сәламәт була
Хәйбулла – сәламәт була

Башкортстанның Хәйбулла районында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә модульле фельдшер-акушерлык пунктлары урнаштыру эшләре бара. Хәзерге вакытта модульле ФАПны урнаштыру эшләре Гадел авылында бара, анда 130 кеше яши. Чиратта – Федоровка, Акназар һәм Маканда модульле конструкцияләрне монтажлау. Һәр модульле ФАПның бәясе –3,2 миллион сум. Инженер-коммуникация челтәрләрне билгеләү, территорияләрне төзекләндерү һәм киртәләү буенча тышкы эшләр муниципалитетка һәм авыл җирлекләре хакимиятләренә йөкләнгән. Беренчел медик-санитар ярдәм системасын үстерү – “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының төп юнәлешләренең берсе. Ул фельдшер-акушерлык пунктлары һәм мобиль медицина комплекслары төзүне, шулай ук ел саен профилактик медицина тикшерүләрен оештыруны күздә тота. Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән эшләнгән илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.

 


Фото: Bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: