Барлык яңалыклар

Чүп-чарны – аерым бакларга

Башкортстанда калдыкларны аерым җыю өчен контейнерлар барлыкка киләчәк. Күптән кирәк иде!

Чүп-чарны – аерым бакларга
Чүп-чарны – аерым бакларга

Русия төбәкләре калдыкларны аерым җыю өчен контейнерлар сатып ала башлаган. Калининград, Брянск һәм Пенза өлкәләре, Башкортстан, Кабарды-Балкар һәм Краснояр крае аларны кайтартырга керешкән дә инде.  Бу хакта "Русия экология операторы" (РЭО) матбугат хезмәте хәбәр итә.

"2021 елда РФ Хөкүмәте калдыкларны аерым җыю өчен 46 субъектка яңа бакларга акча бүлеп бирде. РЭОга акчаларның максатчан тотылуын контрольдә тоту йөкләнде. Субсидия буенча акча алган субъектларның күбесе контейнерлар сатып алуга тотынган.  Ай дәвамында калдыкларны аерым җыю өчен контейнерлар тагын 16 төбәккә җибәреләчәк", – дигән  РЭО башлыгы Денис Буцаев.

Коммуналь калдыклар белән эш итүнең тотрыклы системасын булдыру «Экология» милли проекты кысаларында алып барыла.

Чыганак: https://xn--80aapampemcchfmo7a3c9ehj.xn--p1ai/news/pervye-baki-dlya-razdelnogo-sbora-otkhodov-zakupili-shest-regionov-rf

Чүп-чарны – аерым бакларга
Чүп-чарны – аерым бакларга
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: