Барлык яңалыклар

Иске Туймазыда – яңа амбулатория

Башкортстанның Туймазы районы Иске Туймазы авылында төзелә башлаган амбулатория барлыгы 2 меңнән артык кеше яшәгән 5 авылны хезмәтләндерәчәк.

Иске Туймазыда – яңа амбулатория
Иске Туймазыда – яңа амбулатория

Төзелеш эшләре “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла. Яңа амбулатория көненә 75 пациентны кабул итәргә тиеш. Ул барлыгы 2 меңнән артык кеше яшәгән 5 авылны хезмәтләндерәчәк. Бүгенгә бинаның төп стеналары күтәрелде, бүлмә бүлү, түбәне монтажлау эшләре башкарылды, электр белән тәэмин итү корылмалары урнаштырылды, бинаның фасадын җылытылды.

Иске Туймазы авылында табиб амбулаториясен төзү мәсьәләсе 2018 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Туймазы районы буенча эш сәфәре вакытында күтәрелгән иде. Төзелеш 2021 елның август ахырында башланды. Бүгенге көндә авылда 200дән артык бала укый торган мәктәп, 140 бала тәрбияләнүче балалар бакчасы, китапханә, клуб, балалар музыка мәктәбе филиалы, 6 шәхси кибет, почта, 30га якын теплица һәм фермер хуҗалыгы, 1 чәчтарашханә, даруханә, пилорама, 2 мәчет урнашкан. Шуңа күрә биредә амбулатория төзелүе урындагы халык өчен зур шатлык булачак.

Чыганак: Туймазы район хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/179856

Иске Туймазыда – яңа амбулатория
Иске Туймазыда – яңа амбулатория
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: