Барлык яңалыклар

Ел ахырына кадәр Башкортстанда сигез коворкинг ачылачак

Бу  бер бинада төрле өлкәләрдәге кешеләр, программистлар, дизайнерлар, копирайтерлар, маркетологлар һәм эш башлаучы эшкуарлар эшли ала торган урын. 

Ел ахырына кадәр Башкортстанда сигез коворкинг ачылачак
Ел ахырына кадәр Башкортстанда сигез коворкинг ачылачак

Ел ахырына кадәр Башкортстанда тагын сигез коворкинг-үзәк –ике туристик, ике һөнәрчелек һәм дүрт көнкүреш үзәге барлыкка киләчәк. Алар республиканың Караидел, Хәйбулла, Бөре, Салават, Дуван һәм Учалы районнарында ачылачак.

Коворкингка 2005 елда америка программисты  Бред Ньюберг нигез салган. Хезмәтне оештыруның мондый ысулы ярдәмендә Ньюберг үзмәшгуль кешеләрнең проблемаларын хәл итәргә теләгән. Коворк-офиста Интернетка керү, төшке аш, шулай ук җәяү йөрү, тәнәфесләрдә һәм медитация өчен урыннар бар. Ул бер бинада төрле өлкәләрдәге кешеләр, программистлар, дизайнерлар, копирайтерлар, маркетологлар һәм эш башлаучы эшкуарлар эшли ала торган урын.

2021 елда республика бюджетыннан бу максатларга 39 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән, аларга Аскын, Бишбүләк, Кыйгы, Илеш, Кушнаренко, Шаран, Благовещен һәм Тәтешле районнарында җиде көнкүреш һәм ике офис коворкинг-үзәк ачылган инде.

Башкортстанда барлыгы 52 коворкинг исәпләнә: 26 офис, 20 көнкүреш, дүрт бьюти һәм ике IT-коворкинг. Шул ук вакытта аларның 29ы республика бюджетыннан субсидияләр хисабына барлыкка килде, тагын 23 эшкуар мөстәкыйль рәвештә ачты.

Башкортстанда коворкинг-үзәкләр челтәрен киңәйтү Русия Президенты Владимир Путин башлангычы буенча эшләнгән гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

 

Фото: light-office.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: