Барлык яңалыклар

Ишембайлыларга – 28 ноутбук

Хәзер авыл кешеләренә анализларны эзләп шәһәр поликлиникасына йөрергә кирәк булмаячак.

Ишембайлыларга – 28 ноутбук
Ишембайлыларга – 28 ноутбук

Башкортстан Республикасының Ишембай районы хастаханәсе төбәккә "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты буенча бүлеп бирелгән акчага 28 заманча ноутбук сатып алган. Бу хакта район хакимияте хәбәр итә.

Мобиль компьютерлар район фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерларына "Республика медицина мәгълүмат-аналитик системасы" дәүләт мәгълүмат системасында эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Анда пациентларның электрон медицина карталарын алып барырга, аларны табибка кабул итүгә язарга  була.

"Яңа ноутбуклар гражданнарны кабул итү процессын тизләтәчәк, электрон документлар әйләнешен алып бару системасын автоматлаштырачак һәм, гомумән, медицина хезмәтләрен күрсәтүне яхшыртуга йогынты ясаячак", – дип билгели  Ишембай хастаханәсе хезмәткәрләре. Ноутбуклар  анализ нәтиҗәләрен электрон рәвештә формалаштырырга, тапшырырга һәм алырга ярдәм итәчәк.

Шулай итеп, бүгенге көндә Ишембай районының барлык 36 ФАПы заманча компьютер җиһазлары белән җиһазландырылды.

Беренчел медицина-санитария ярдәме системасын үстерү – "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының төп юнәлешләренең берсе. Ул фельдшер-акушерлык пунктларын һәм мобиль медицина комплексларын төзүне, шулай ук ел саен профилактик медицина тикшерүләрен оештыруны күздә тота. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган гомумдәүләт проектлар 2019 елда старт алды.

Чыганак: https://xn--80aapampemcchfmo7a3c9ehj.xn--p1ai/news/v-ishimbayskuyu-bolnitsu-bashkirii-postupilo-28-noutbukov

Ишембайлыларга – 28 ноутбук
Ишембайлыларга – 28 ноутбук
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: