Барлык яңалыклар

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Чакмагыш районының Иске Калмаш авылы балалары гадәти булмаган сәяхәткә чыкты.

Юл билгеләре иленә сәяхәт
Юл билгеләре иленә сәяхәт

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында, Чакмагыш районының Иске Калмаш авылы үрнәк китапханәсендә “Юл билгеләре иленә сәяхәт” дип аталган чара узды. Анда мәктәп укучылары һәм ЮХИДИ вәкилләре катнашты.

Китапханәчеләр юл билгеләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре, аларның килеп чыгышы, дөньядагы беренче светофор турында сөйләделәр. Аларның сүзләре “Гилком” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте әзерләгән электрон презентация белән бергә үрелеп барды.

Кече лейтенант И.И. Гарифуллин һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор, полиция майоры Г.В. Бакиев балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм аларны үтәүнең мөһимлеге турында искәрттеләр, һәр юл билгесенең мәгънәсен аңлаттылар, балалар катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәтләре очракларыннан мисаллар китерделәр. Чарада катнашучылар Иске Калмаш авылы юлларының иң проблемалы урыннары турында фикер алышты.

Балаларга алган белемнәрен викторина һәм мавыктыргыч уеннар аша ныгыттылар. Юл билгеләре иленә сәяхәт Мактау кәгазьләре тапшыру һәм коллектив фотога төшү белән тәмамланды.

Китапханәче Зөлфия Финал кызы Сабгиянова чараны:

– Юл хәрәкәте кагыйдәләре бик мөһим. Аларны һәр кеше, хәтта кечкенә бала да белергә тиеш, – сүзләре белән йомгаклады.

Чыганак: Чакмагыш районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/177783.

Юл билгеләре иленә сәяхәт
Юл билгеләре иленә сәяхәт
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: