Барлык яңалыклар

Кушнаренколылар сәламәт булачак

Мәмәк, Солтанай һәм Якуп авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктларын  җиһазлау эшләре бара.

Кушнаренколылар сәламәт булачак
Кушнаренколылар сәламәт булачак

Башкортстанның Кушнаренко районында  ел ахырына кадәр өч модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылачак.

Мәмәк авылында яңа ФАПта монтаж эшләре бара.

“Биредә 346 авыл кешесенә, шул исәптән 73 балага хезмәт күрсәтеләчәк, –  дип белдерде Кушнаренко үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илдар Бакаев. – ФАПта югары категорияле фельдшер, “Земский фельдшер” программасында катнашучы Минзәлә Муллагилдина эшләячәк”.

Барлык модульле ФАПлар ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен җиһазлар һәм медикаментлар  белән тәэмин ителгән.  Мәмәк фельдшер-акушерлык пункты белән бер үк вакытта Солтанай һәм Якуп авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктларын  җиһазлау эшләре бара.

Әлеге башлангычлар Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән эшләнгән гомумдәүләт проектлары кысасында тормышка ашырыла. Ул 2019 елда старт алган иде.

 

Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: