Барлык яңалыклар

Урманнар яңарыр

Башкортстанда көзен урманнарда 2 миллионнан артык үсенте утыртылган.

Урманнар яңарыр
Урманнар яңарыр

Бу хакта Башкортстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.

Төбәктә урманны торгызу эшләре "Экология" гомумдәүләт проекты буенча алып барыла.

“Көзге  эшләрне башкарганда, шул исәптән “Урманны саклыйбыз” һәм “Яшел Башкортстан” акцияләре кысаларында 550 гектар чамасы мәйданда 2 миллионнан артык урман үсентесе утыртылды. Акцияләрдә 80 меңнән артык кеше катнашты, ә 2021 елда 7 мең гектардан артык мәйданда 30 миллионга якын агач утыртылды", -- дип билгеләп үтте республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.

Быел корылык аркасында 7 млн үсенте һәлак булуга карамастан, республикада урманнарны утырту өлеше, гадәттәгечә, ил буенча иң югарылардан, ә Башкортстан үсентеләр мәйданы буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора. Үсентеләр әзерләү өчен 68 урман питомнигы бар.

Чыганак: https://xn--80aapampemcchfmo7a3c9ehj.xn--p1ai/news/lesovody-bashkortostana-vysadili-bolee-2-mln-sazhentsev-v-osenniy-period

Урманнар яңарыр
Урманнар яңарыр
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: