Барлык яңалыклар

Чәйдә... кунакта!

Кайсы гына татар чәй эчәргә яратмый икән?! Башкортстанның Чакмагыш районы Аблай авылында үткән “Чәйдә кунакта” дип аталган чара халкыбызда бу эчемлекнең популярлыгын тагын бер тапкыр раслады.

Чәйдә... кунакта!
Чәйдә... кунакта!

Дөньядагы төрле эчемлекләр арасында иң танылганы һәм киң таралганы – чәй. Аны Җир шарының барлык почмакларында эчәләр. Ул – сусынны кандыра, аруны киметә, күтәренке кәеф бирә торган бик файдалы эчемлек. Чәй күп кенә авыруларны да дәвалый. «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның Чакмагыш районы Аблай авылы Мәдәният йортында «Чәйдә кунакта» дип аталган  чара оештырылды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре чәйнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, балалар арасында викторина, төрле бәйгеләр үткәрделәр. Яшүсмерләр табышмаклар чиштеләр, бик күп кызыклы фактлар турында белделәр, чәй эчү кагыйдәләре һәм традицияләре белән таныштылар. «Сүзләр җыябыз», «Чәйнек тутырабыз», «Үлән тап» конкурсларында алар аеруча теләп катнашты. Балалар берничә төрле чәйдән авыз итте. Иң тәмлесе лимон чәе һәм мәтрүшкәле чәй булып чыкты. Чара азагында кунакларның һәркайсы татлы тәм-том белән бүләкләнде.

Аблай авылының Мәдәният йорты җитәкчесе Лида ШӘЯХМӘТОВА әйтүенчә, мондый чараны алар ел саен үткәреп торырга ниятли, чөнки чәй кешенең тәненә генә түгел, җанына –  рухына да сихәт бирә.

Чыганак: Башкортстанның Чакмагыш районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/177171

Чәйдә... кунакта!
Чәйдә... кунакта!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: