Барлык яңалыклар

Уфа эчендә студентлар шәһәрчеге төзеләчәк

Шәһәрчекне Швеция компаниясе проектлаячак.

Уфа эчендә студентлар шәһәрчеге төзеләчәк
Уфа эчендә студентлар шәһәрчеге төзеләчәк

Уфада  вузара кампус  – студентлар шәһәрчеге төзеләчәк. Ул 5 мең студентка исәпләнәчәк. Аны төзү 18 миллиард сумга төшәчәк. Шуларның 10,8 миллиард сумы – федераль бюджет акчалары, 3,6 миллиард сумы –- төбәк бюджеты акчалары. Проект өч этаптан тора, алар 2025 ел ахырына кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш.

Шәһәрчекне Швеция компаниясе проектлаячак. Ул 5 мең урынга исәпләнгән тулай торакларны, лабораторияләрне, фәнни-тикшеренү, административ корпусларны һәм спорт комплексын үз эченә алачак.

Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-белем бирү үзәге Русия Президенты кушуы буенча эшләнгән “Фән” гомумдәүләт  проекты кысасында тормышка ашырылачак.

Вузара кампус Уфа үзәгендә, республика Хөкүмәте бинасыннан ерак түгел урнашачак.

 

Фото: vk.com/photo-11256764_457242096

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: